ГДЗ Сүзгә фонетик анализ ясау тәртибе «Юлдаш» сүзенә фонетик анализ 1) Юлдаш — сүздә 2 иҗек бар: *юл-даш*; 2) хәрефлә...
Сүзгә фонетик анализ ясау тәртибе
«Юлдаш» сүзенә фонетик анализ
- Юлдаш — сүздә 2 иҗек бар: юл-даш;
- хәрефләр: ю, л, д, а, ш;
- авазлар: [й], [у], [л], [д], [а], [ш];
- сүздә 5 хәреф, 6 аваз бар;
- хәреф саны белән аваз саны туры килми (ю хәрефе [й], [у] ике авазын белдерә);
- [у], [а] — калын сузыклар;
- сүзнең әйтелешендә сузыклар гармониясе саклана;
- [д] — парлы яңгырау тартык, [й], [л] — парсыз яңгырау тартыклар, [ш] — парлы саңгырау тартык;
- сүзнең язылышы әйтелешенә ([йулдаш]) туры килми;
- басым икенче иҗеккә төшә (юлда́ш).
«Сәгать» сүзенә фонетик анализ
- Сәгать — сүздә 2 иҗек бар: сә-гать;
- хәрефләр: с, ә, г, а, т, ь;
- авазлар: [с], [ә], [г'], [ә], [т'];
- сүздә 6 хәреф, 5 аваз бар;
- хәреф саны белән аваз саны туры килми (ь хәрефе аваз белдерми);
- [ә] — нечкә сузык;
- сүзнең әйтелешендә сузыклар гармониясе саклана (әйтелештә ике иҗектә дә [ә] авазы яңгырый);
- [г'] — парлы яңгырау тартык, [с], [т'] — парлы саңгырау тартыклар;
- сүзнең язылышы әйтелешенә ([сәгә'т']) туры килми;
- басым икенче иҗеккә төшә (сәга́ть).