ГДЗ 3. Төшеп калган сүзләрне куеп, текстны укы. Вставим пропущенные названия животных, опираясь на рисунки и контекст...
3. Төшеп калган сүзләрне куеп, текстны укы.
Вставим пропущенные названия животных, опираясь на рисунки и контекст описаний:
- Безнең урманнарда яши торган иң эре ерткыч — аю. Кышын аңа азык калмый. Аюлар кышын йоклыйлар.
- Поши — урманда яшәүче эре хайван. Алар агач ботакларын, ылысларны, агач кайрыларын яратып кимерәләр.
- Сыйыр — мөгезле эре терлек. Кешеләр аны сөт һәм ит алу өчен асрыйлар.
- Этләрне өч төркемгә бүләргә мөмкин: ау этләре, хезмәткәр (служебные) этләр һәм декоратив этләр.
- Песи — юлбарыс һәм арысланның «туганы».
- Арысланны хайваннар патшасы дип йөртәләр. Ул бик көчле. Арысланның гәүдәсе кыска йон белән капланган. Бары ата арысланнарның гына күкрәгендә һәм башында зур ялы бар. Алар Африканың кайбер районнарында һәм Һиндстанда яшиләр.
- Маймыллар озын куллары, аяклары ярдәмендә агачтан агачка сикерә. Агачта алар үзләренә азык табалар.
Ответ: аю, аю; поши; сыйыр; эт; песи; арыслан; маймыл